Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
спорт

Артур Шабалин – абсолют чын сугыш буенча Россия чемпионы

Апрель башында Мәскәү өлкәсендә абсолют чын сугыш буенча үткән Россия беренчелегендә Артур Шабалин бик яхшы чыгыш ясады, ул Комлы Ковалиның “Дуслык” мәдәни-спорт үзәгендә тренер Александр Чадаевта шөгыльләнә.

Россиянең төрле төбәкләреннән 78дән артык команда, 1000нән артык спортчы көч сынашты. Мәскәү өлкәсендәге Одинцовога иң тәҗрибәле сугышчылар җыелды, көрәш аеруча кискен булды.

-Татарстан командасы лаеклы нәтиҗә күрсәтте һәм ике көмеш, ике бронза һәм бер алтын медаль алды, - дип аңлатып китте Александр Чадаев. –“Леки116” клубында тәрбияләнүче Артур Шабалин турнир чемпионы булды. Шундый яшь булуына карамастан ул очрашуда чын ирләрчә һәм чын сугышчы характеры күрсәтте!

Белешмә өчен: Артурга 11 яшь, ул М.А. Гәрәев исемендәге Габишево мәктәбенең бишенче сыйныфында укый, Сугыш сәнгате белән өч ел шөгыльләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы лаешта реклама дуслык комлы ковали