Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
спорт

Безнең боксчы алтынчы мәртәбә җиңү яулады

​​​​​​​Альбер Алексанин Түбән Камада үткән бокс буенча ТР беренчелегендә алтын медаль алды.

Түбән Камага 2004-2005 елларда туган юниорлар арасында бокс буенча Татарстан беренчелегенә республиканың көчле спортчылары җыелды. Берничә очрашуда Араик Аракелянда тәрбияләнүче көндәшләрен җиңде. Нәтиҗәдә Лаеш-техник икътисад техникумы студенты Альберт Алексанин беренче урын алды һәм алтынчы тапкыр Татарстан Республикасы җиңүчесе булды.

-Альбертның көчле, теләге бар. Әмма җиңү өчен болар гына җитми, - дип аңлатып китә Араик Гелбертович. – Ул максатчанлыгы, үҗәтлеге белән аерылып тора. Хәтта чемпион калып та шөгыльләнүне калдырмаска кирәклеген аңлый, юкса көндәшләрнең узып китүләре бар. Шуңа күрә ул ныклап шөгыльләнә, яңа җитди ярышларга әзерләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Безнең боксчы алтынчы мәртәбә җиңү яулады