Безнең тимераякчылар Бөтенроссия ярышларында катнашачаклар
Лаеш спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр ТР укучылары ХII Спартакиадасы исәбенә тимераякта узышу буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә уңышлы чыгыш ясадылар. Бу ярышларда район данын Лиана Савельева һәм Илнур Әхмәтханов яклады.
Лиана 500 метрлы дистанциядә җиңү яулады, 1000 метрлы арада өченче һәм күп төр буенча беренче булды. Илнур масстартта җиңде һәм 500, 1000, 1500 метрлы дистанцияләрдә икенче булды. Ярыш йомгаклары буенча безнең спортчылар Татарстан җыелма командасы составында бөтенроссия ярышларында чыгыш ясаячаклар. Лиана февраль аенда “Серебряные коньки” ярышлары ярымфиналына Екатеринбургка бара, ә Илнур Россия укучыларының Мәскәү өлкәсе Коломна шәһәрендә үтәчәк IX кышкы Спартакиадасында катнашачак.
Спортчыларны Ия Жантимерова һәм Тамара Рубинская өйрәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев