Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Безнекеләрне бел!

Картинг буенча Баулы районы башлыгы кубогына ачык республика ярышларында катнашкан Лаеш балалары иң яхшы спортчылар унлыгына керде. Дмитрий Теньгаев зур уңыш белән чыгыш ясады. Ул "HONDA GX 200" картингында алтынчы урын алды. Вильдан Сәфәргалиев "К-125 Минск" классы картингында финишка җиденче булып килде. -Бу ярышлар безнең узышчыларның ни дәрәҗәдә үсүен күрсәтте,...

Картинг буенча Баулы районы башлыгы кубогына ачык республика ярышларында катнашкан Лаеш балалары иң яхшы спортчылар унлыгына керде.

Дмитрий Теньгаев зур уңыш белән чыгыш ясады. Ул "HONDA GX 200" картингында алтынчы урын алды. Вильдан Сәфәргалиев "К-125 Минск" классы картингында финишка җиденче булып килде.

-Бу ярышлар безнең узышчыларның ни дәрәҗәдә үсүен күрсәтте, - дип үз фикерен белдерде картинг-клуб җитәкчесе Линар Сәфәргалиев. - Алар үзсүзләнеп озак шөгыльләнүләре аркасында лидерлар арасына керә алдылар. Ноябрьдә без картинг буенча Казанда үтәчәк ярышларда катнашырга планлаштырабыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев