Дзюдочылар Татарстан беренчелегендә ике медаль яуладылар
Рөстәм Насыйбуллин тәрбияләнүчеләре Лаеш районын лаеклы тәкъдим иттеләр.

2024 елның 15-17 февралендә Алабугада 15 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында дзюдо буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.
Лаеш районы спорт мәктәбе директоры Дмитрий Окунев сөйләвенчә, ярышларга республиканың 22 шәһәреннән һәм районыннан 250 яшь спортчы җыелган.
Лаеш районы спорт мәктәбе вәкилләре арасында медальләрне Самира Хәйретдинова һәм Әмир Хуҗәхмәтов яулады.
Үз үлчәү категорияләрендә Самира һәм Әмирнең бронза медальләр яулавы, аларга март аенда Саратов өлкәсендә узачак Идел буе федераль округы беренчелегендә көрәшне дәвам итәргә мөмкинлек бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев