Формула-1. 2018 елдагы беренче ярыш булды
Традиция буенча чемпионат Австралиядә старт алды. Ярышлар Мельбурн шәһәренең "Альберт Парк" трассасында узды. Анда "Феррари" узышчысы, дүрт тапкыр дөнья чемпионы немец Себастьян Феттель җиңү яулады. Хәзерге дөнья чемпионы, "Мерседес"ны йөртүче британлы Льюис Хэмилтон биш секундка калышып икенче урынны алды. Өченчедә - тагын бер "Феррари" хуҗасы фин Кими Райконен. Россияле Сергей...
Традиция буенча чемпионат Австралиядә старт алды.
Ярышлар Мельбурн шәһәренең "Альберт Парк" трассасында узды. Анда "Феррари" узышчысы, дүрт тапкыр дөнья чемпионы немец Себастьян Феттель җиңү яулады. Хәзерге дөнья чемпионы, "Мерседес"ны йөртүче британлы Льюис Хэмилтон биш секундка калышып икенче урынны алды.
Өченчедә - тагын бер "Феррари" хуҗасы фин Кими Райконен. Россияле Сергей Сироткин, ул "Уильямс" узышчысы, "Королләр ярышында" беренче чыгыш ясап, уңышсызлыкка очрады. Алтынчы әйләнештә үк тормозлары эштән чыгып, ярышын туктатты. Трассада барысы биш спортчы финишка килеп җитә алмады. Алдагы ярышлар апрельдә Байрейнда узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев