Футбол. Россия җыелма командасына “Рубин”нан тагын бер уенчы чакырылды.
Руслан Камболов милли командада күнегүләр ясар өчен Мәскәү өлкәсенә килде. Казан футболчысы Россия җыелма командасында имгәнүчеләр күбәеп китү нәтиҗәсендә саклаучы буларак чакырылды. Соңгы айда гына да Георгий Джикия, Виктор Васин, Александр Кокорин һәм Марио Фернандес авыр җәрәһәт алган. Бу уенчылар дөнья чемпионатында уйный алмаслар, мөгаен. Баш тренеры Станислав Черчесов мондый...
Руслан Камболов милли командада күнегүләр ясар өчен Мәскәү өлкәсенә килде. Казан футболчысы Россия җыелма командасында имгәнүчеләр күбәеп китү нәтиҗәсендә саклаучы буларак чакырылды. Соңгы айда гына да Георгий Джикия, Виктор Васин, Александр Кокорин һәм Марио Фернандес авыр җәрәһәт алган. Бу уенчылар дөнья чемпионатында уйный алмаслар, мөгаен.
Баш тренеры Станислав Черчесов мондый шартларда башка уенчыларны җыелма командага җәлеп итәчәк. Шуны да әйтик, Камболовның җыелма командада уйнау тәҗрибәсе бар. 2015 һәм 2017 елларда ул иптәшләрчә очрашу уеннарында катнашты. Россиялеләр 23 мартта Бразилия, ә 27 мартта Франция командалары белән уйнаячак.
Спорт-Экспресс фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев