Халыкара авторалли Лаеш районы аша уза
Дөньяның 30 иленнән ике йөз җиңел һәм йөк машинасы Лаеш районы аша үтәчәк. Алар кайчандыр Европаны Азия белән тоташтырган Бөек ефәк юл маршруты буенча хәрәкәт итәчәкләр. Раллида катнашучылар юлында - Мәскәү, Казан, Астана, Алма-Ата, Пекин. Узышка старт 8 июльдә кызыл мәйданда бирелә, ә анда катнашучылар 10 июльдә Казанга киләчәкләр. Аларны...
Дөньяның 30 иленнән ике йөз җиңел һәм йөк машинасы Лаеш районы аша үтәчәк. Алар кайчандыр Европаны Азия белән тоташтырган Бөек ефәк юл маршруты буенча хәрәкәт итәчәкләр. Раллида катнашучылар юлында - Мәскәү, Казан, Астана, Алма-Ата, Пекин. Узышка старт 8 июльдә кызыл мәйданда бирелә, ә анда катнашучылар 10 июльдә Казанга киләчәкләр. Аларны Люткино, Пәрәү, Урта Девятово, Яңа Якшино, Маматово, Емельяново һәм Меретякта каршы алачаклар.
Ралли көнендә машина йөртүчеләргә аеруча сак булу сорала, ә авыл халкының юлга терлекләрен чыгармаулары кирәк. Мөмкин булганда 16.00 сәгатькәчә шәхси транспорт белән юлга чыгудан тыелсагыз иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев