Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Кар, салкын һәм чаңгы

Лаеш шәһәрендә муниципаль хезмәткәрләр арасында чаңгы ярышы булды.

Спорт бәйрәме үткән чаңгы базасында Лаеш районы җитәкчеләре җыелган иде. Ярышларда катнашучыларны район башлыгы Илдус Зарипов сәламләде. Ул коллегаларына уңышлы старт теләде һәм беренчеләрдән булып чаңгыга басты, спорт формасы һәм җиңүгә ихтыяр булуны күрсәтте.

 

Ярыш шартлары буенча хатын-кызларга 800 метр, ә ир-егетләргә 1500 метрлы араны узарга кирәк булды. Ярышта катнашучыларны яшь категорияләре буенча бүлделәр: 40ка кадәр һәм 40 яшьтән соң.

Старт барысы өчен уңышлы булды. Ә менә финишка спортчылар бер-берсеннән аерма белән килделәр.

 

40 яшькәчә хатыннар арасында Алия Вахитова беренче, Луиза Хәбибуллина икенче, Алина Кукарина өченче булып  килде. Шушы ук яшь төркемендә ир-егетләр арасында урыннар түбәндәгечә бүленде: беренче Илназ Зарипов, икенче урында Ратмир Зотин, ә Азат Нурмөхәммәтов өченче килде.

 

40 яшьтән олылар узышында яшьләр күбрәк иде. Хатын-кызлар арасында Наталья Киреевага тиңнәр булмады, Илсөяр Шәрәфиева икенче урын алды һәм Светлана Барышева өченче булды. Ир-егетләр арасында район башлыгы Илдус Зарипов абсолют чемпион булды, аннан әз генә калышып финишка Виталий Германов һәм Нәзир Мифтахов килде, шул тәртиптә икенче һәм өченче урыннарны алдылар.

Чаңгы ярышларында җиңүчеләрнең барысына медальләр һәм дипломнар тапшырылды.

 

Бу көнне җиңелүчеләр булмады. Барысы рхәтләнеп саф һавада ял итте һәм спорт  көче алды, ял көне үз коллегалары арасында үтте. Ә җылынырга тәмле пылау, кайнар чәй һәм мич ашлары булышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Кама ягы Кар, салкын һәм чаңгы