Картингистлар күнегүләргә тотындылар
Дөрес, трасса дип атау артык булыр. Лаешта картингистлар күнегүләр ясый ала торган бердәнбер урын – вертолет мәйданчыгы.
“Лидер” карт-клуб спортчылары ныклык һәм үҗәтлекнең һәр эштә уңыш гарантиясе булуын яхшы беләләр. Шуңа күрә фигуралардан файдаланып трассаны кат-кат үттеләр, борылыштан чыкканда спорт тормозлауны кабатладылар.
-Кайбер малайлар ачык мәйданда беренче тапкыр картка утырдылар. Дулкынлану да, аны җиңү теләге дә булды. Әмма балалар куелган бурычны яхшыга үтәделәр, - дип исәпли клуб җитәкчесе Линар Сәфәргалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев