Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

«Лаеш аренасы» бозында Яңа елны билгеләп үттеләр

Боз шугалагында яшь хоккейчылар, фигуралы шуучылар һәм тимераякта шуучылар өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелде.

Бәйрәмне Лаеш районының мәктәптән тыш эшләр үзәге оештырды. Махсус чарага боз өстенә чыршы куйдылар һәм аны балалар үзләре ясаган уенчыклар белән бизәделәр.

Бәйрәм балалар тимераякта килеш әйлән-бәйлән белән башланып китте. Аннары алып баручы тәкъдиме белән алар Кыш бабайны һәм Кар кызын чакыра башладылар. Тик менә бәхетсезлек: алар урынына Убырлы Карчык килде дә тылсымлы сәгать урлады. Хәзер Яңа ел килү куркыныч астында иде.

Бары тик Яңа ел тылсымчыларының пәйда булуы гына явызлык көчен туктата. Аннары балалар әкият геройлары белән бергә чыршыда утлар кабыздылар.

Балалар өчен конкурслар һәм күңелле стартлар үткәрелде. Мәсәлән, хоккейчылар тупны кәшәкә белән конусларны урап алып баруда ярыштылар. Башка кызыклы конкурслар да булды. Мәсәлән,"Күңелле стартлар", аларның шартлары буенча дистанцияне обручка тотынып парлап йөгерергә кирәк иде.

Нәтиҗәдә бәйрәмдә катнашучыларның барысына да Яңа елга татлы бүләкләр тапшырылды. Ә уенчыклар ясау конкурсында катнашкан балалар өчен аерым призлар әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Лаеш аренасы» бозында Яңа елны билгеләп үттеләр