Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
спорт

Лаеш картингистлары беренче бишлектә

Автокросс буенча республика ярышларында Лаеш картингистлары танылган командаларны узды. Картинг буенча ТР кубогының өченче этабы үткән Бөгелмәгә "125-стандарт", "Хонда GX-200" һәм "Стриж" классларында автокросста Татарстанның бар картклублары вәкилләре җыелды. Лаеш данын яхшы күрсәткечләргә ирешкән өч спортчы яклады. "Стриж" классында Ярослав Ватомов бишенче, "Минск 125 А" классында Вильдан Сәфәргалиев алтынчы булды....

Автокросс буенча республика ярышларында Лаеш картингистлары танылган командаларны узды.

Картинг буенча ТР кубогының өченче этабы үткән Бөгелмәгә "125-стандарт", "Хонда GX-200" һәм "Стриж" классларында автокросста Татарстанның бар картклублары вәкилләре җыелды. Лаеш данын яхшы күрсәткечләргә ирешкән өч спортчы яклады.

"Стриж" классында Ярослав Ватомов бишенче, "Минск 125 А" классында Вильдан Сәфәргалиев алтынчы булды. "Хонда GX-200" классында Тимур Панков җиденче булып килде. Спортчылар өч кубок алып кайттылар.

Балаларны стартка әзерләү өчен Вячеслав Ватомов зур тырышлык куйды. Старт алдыннан спортчыларның психологик кәефе дә мөһим, Оештыру мәсьәләләрендә райбашкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Карсалов зур ярдәм итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район