Лаеш районы каратистлары искиткеч нәтиҗә күрсәттеләр
Тимур Сабитовта шөгыльләнүче берьюлы ун спортчы Татарстан Республикасының кумитэ һәм ката буенча ачык төбәк турнирында бөтен стильле каратэ кагыйдәләре буенча «Сөембикә кубогы» призерлары арасына керде.
Ярышлар Казанның «Батыр» спорт комплексында узды. Анда Татарстанның төрле клубларыннан һәм федерацияләреннән 150 спортчы катнашты. Лаеш районын Комлы Ковалидан «Дуслык» спорт-ял итү үзәге каратистлары тәкъдим итте. Призлы урыннарны Иван Чебанов, Ранэль Сабитов, Әмир Хөснетдинов, Ратмир Гыйниятуллин, Федор Федотов, Камил Хөсәенов, Арсений Гыйниятуллин, Самир Туктамышев, Разил Хәйретдинов, Мөхәммәт Менгтураев яулады .
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев