Лаеш районы самбочылары Нурлаттан җиңү яулап кайтты
ДЮСШ архивыннан алган фото Балалар, яшүсмерләр спорт мәктәбеннән хәбәр иткәнчә, 2002-2003 елларда туган малайлар һәм кызлар ТР беренчелегенә самбо буенча көч сынашкан. Республика районнарыннан һәм шәһәрләреннән 20 команда катнашкан. Лаешлылар дүрт медаль яулаган. Үз авырлыкларында Стелла Мосунова һәм Диана Минвәлиева беренче урынны алган, Арина Медвежонкова һәм Эльвина Кәримова - өченче...
ДЮСШ архивыннан алган фото
Балалар, яшүсмерләр спорт мәктәбеннән хәбәр иткәнчә, 2002-2003 елларда туган малайлар һәм кызлар ТР беренчелегенә самбо буенча көч сынашкан. Республика районнарыннан һәм шәһәрләреннән 20 команда катнашкан. Лаешлылар дүрт медаль яулаган. Үз авырлыкларында Стелла Мосунова һәм Диана Минвәлиева беренче урынны алган, Арина Медвежонкова һәм Эльвина Кәримова - өченче урында. Спортчыларны Роберт Борһанов һәм Раниль Галиакбәров көрәшергә өйрәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев