Лаеш спортчылары: тизрәк, биегрәк, көчлерәк
Лаеш районында спорт инфраструктурасы заманчалаша, ә безнең спортчылар уңышлары – югарырак була бара.
Районда сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга зур игътибар бирелә. Халык арасында спортның төрле төрләре тарала. Башкарма комитетның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге спорт мәктәпләре тренер-укытучылар составы, район мәктәпләре физкультура укытучылары белән зур эш алып бара.
Лаеш җире бөтенроссия масштабындагы зур спорт ярышларын еш кабул итә. Җилкәнле спорт буенча Идел буе федераль округы чемпионаты алты тапкыр бездә үтте. “Кызгылт сары җил” сноукайтинг буенча Россия кубогы этабы Идел яры буенда үтте. Куйбышев сусаклагычы акваториясендә кайтбординг буенча “Татар дулкыны-2018” Россия кубогы этабы булды.
2018 елда берничә зур спорт объектлары төзелде. Бу “Усады” спорт комплексы, ул спортның берничә төре, бию, бокс белән шөгыльләнү өчен билгеләнгән, шулай ук тренажер залы да бар. Каипыда көрәш сарае төзелде. Яңа ел көннәрендә Лаешта чаңгы базасы эшли башлады.
2018 елда Лаеш спортчылары спортның төрле төрләрендә күп тапкырлар югары күрсәткечләргә ирештеләр. Пәрәү авылында яшәүче, спорт мәктәбе тренеры Риназ Гарипов Бөтендөнья күчмә халыклар уенында кыргыз көрәше буенча бронза медаль алды. Инга Комарова 15-16 яшьлек үсмерләр һәм кызлар арасында Республика кышкы чемпионатында җиңел атлетика буенча 400 метрга йөгерүдә шәхси беренчелектә алтын медальгә лаек булды. Софья Живописцева йөзү буенча Татарстан Республикасы кубогында ике приз яулады. Самбо буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә Стелла Мосунова 38 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында, ә 70 кг га кадәр үлчәү авырлыганда Диана Минвәлиева беренче урын алдылар. Лаеш районы спортчылары казанышлары исемлеген озак дәвам итеп була.
Спорт инфраструктурасын үстерү, спорт залларын һәм балалар мәйданчыкларын заманча инвентарь белән баету, балалар һәм яшьләр арасында массакүләм спортны хуплау һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау эше 2019 елда да дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев