Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Мартның беренче яртысында спорт казанышлары

Март ае тәмамланмады әле, ә безнең спортчылар шактый медальләр алып кайттылар.

-Лаеш спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр 2005-2006 елларда туган үсмерләр һәм кызлар арасында булган самбо буенча ТР беренчелегендә дүрт призлы урын алдылар. Тренерлар Роберт Борһанов һәм Ранил Галиәкбәров өйрәткән спортчылар Идел буе федераль округы беренчелегенә путевка алдылар. Үз үлчәү авырлыкларында Юлия Изотова һәм Алинә Хәмидуллина беренче урынга чыктылар, Диана Мосунова һәм Никита Миронов бронза медальләргә лаек булдылар.

-Укучыларның XII Спартакиадасы исәбенә авыр атлетика буенча Бөгелмәдә үткән беренчелектә унбиш яшьлек Семен Германов иң яхшы ун авыр атлетчы арасына керде. Аны Вугар Алиев өйрәтә.

-2008-2009 елгы малайлар арасында Казанда үткән мини-баскетбол буенча фестивальдә Лаеш спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр дүртенче урынга чыктылар. Балаларның тренеры Александр Рыжов.

-Ия Жантимерова һәм Тамара Рубинская тәрбияләгән спортчылар үзләрен  Новочебоксарскийда тимераякта узышу ярышларында таныттылар. Аерым дистанцияләрдә өч медаль яулап һәм күптөр суммасы буенча Лиана Савельева беренче урын алды. Шулай ук өч медаль иясе Михаил Антонов икенче урынга менде. Иң яшь спортчы Тимур Шулепов ике медаль белән өченче булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев