Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
спорт

Николай Кондратьев: “Спорт – сәламәтлек ул!”

Узган шимбә яшьләрне дә, олыларны да берләштерүче спорт бәйрәменә әверелде. Ярышлар ике мәйданчыкта барды - Яңа база спорт залында һәм чаңгы юлында. Алты футбол командасы "Фелекс" ТД кубогы өчен ярышты, ә 500 дән артык кеше "Россия чаңгы юлы - 2018" ярышында катнашты. Автор фотосы Чаңгы ярышында катнашучыларны район башлыгы Михаил...

Узган шимбә яшьләрне дә, олыларны да берләштерүче спорт бәйрәменә әверелде. Ярышлар ике мәйданчыкта барды - Яңа база спорт залында һәм чаңгы юлында. Алты футбол командасы "Фелекс" ТД кубогы өчен ярышты, ә 500 дән артык кеше "Россия чаңгы юлы - 2018" ярышында катнашты.

Автор фотосы

Чаңгы ярышында катнашучыларны район башлыгы Михаил Афанасьев һәм Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов котлады. Күпләр бу ярышка махсус әзерләнгән. Районда иң өлкән чаңгычыларның берсе Альберт Кольцов, мәсәлән, күнегүләр вакытында җәяү 180 чакрым йөргән, кар явуга чаңгыда 140 чакрым үткән.

- Сәламәтлекне саклау өчен чаңгыда йөрим. 79 яшьлек һәр кеше дә бу кадәр йөри алмый, - ди горурланып Альберт Миронович.

Борис Кузнецов яшьләрнең актив катнашуына сокланды.

Чаңгы ярышлары белән кышны озату бәйрәмен бер көнне уздыру дөрес булып чыкты. Бөтен көчләрен биреп ярышкан чаңгычылар фиништан соң рәхәтләнеп хуш исле кайнар чәй эчтеләр. Аннан артистлар чыгышын карадылар, төрле уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар.

Ярыш йомгакларының төгәл нәтиҗәсе язып барылды. Ә бүләкләү тантанасына чаңгычылар да, җанатарлар да җыелды. Лаештан килгән Самат Һидиятуллин спорт ярышында катнашучыларның иң яше булып чыкты. Аңа нибары бер ярым яшь. Иң өлкән спортчы Геннадий Корсалов иде - ул 1933 елгы. Спорт сөюче гаиләләрне дә билгеләп үттеләр. Билгеләп үтик, Кече Елга чаңгычылары бүләк алу өчен 11 тапкыр сәхнәгә күтәрелде. Тамашачылар шуны да сизми калмады: "Алар бөтен авыллары белән һәр ял көнендә чаңгыда юкка гына йөрмиләр икән." Лаешлылар 21 медаль иясе булды, столбищелылар - биш . Бүләкләнүчеләр арасында Атабай, Пәрәү, Хәерби, Олы Кабан, 25 Октябрь ис. совхоз поселогы, Урта Девятово вәкилләре бар.

Безнең хәбәрчебез ярышучыларга бер үк сорау белән мөрәҗәгать итте: "Россия чаңгы юлы" ярышында ни өчен катнаштыгыз?".

Максим Новиков, Сокуры, 10 яшь:

  • Чаңгыда йөрисе килә, чөнки кызык һәм күңелле.

Әдилә Насыйбуллина, Кече Елга, 5 яшь:

-Минем белән әбием, әнием, апам шуа. Без барыбыз да чаңгы яратабыз.

Геннадий Корсалов, Лаеш, 84 яшь:

-Бүген генә түгел, кичә дә чаңгыда йөредем. Көннең нинди булуына карамастан, көн саен йөгерергә кирәк. Аның файдасы зур. Мин үземне бик яхшы хис итәм!

Николай Кондратьев, Столбище, 65 яшь:

-Спорт - сәламәтлек ул, сәламәтлек һәм тагын бер тапкыр сәламәтлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район