Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

“Мин аның белән сөйләшәм... ул миңа дустым кебек...“

Яшьләр арасында бүген велосипед спорты киң таралды. Ә вмх-стрит - урамнар буйлап урам модельләрендә җилдерүгә бәйле аның бер юнәлеше. Бу стиль өчен гадәти баскычлар һәм тоткалар, парапетлар һәм эскәмияләр, бордюрлар һәм башкалар җитә. Сезнең хәбәрчегез спортның бу экстремаль төре белән мавыгучы балалар белән очрашты. Хакимият каршындагы мәйданда өч яшүсмер кечкенә...

-Курку бар, әлбәттә. Күз алдында ниндидер супер катлаулы фигура булганда, мәсәлән, баскыч рәшәткәләре. Югары биеклек тә куркыта. Иң мөһиме - үзеңнең моны эшли алуыңа ышану, шул чакта барысы була. Әгәр ышанып бетмисең икән - анда менмәү яхшы, йөрү дәрәҗәңне күтәр, соңрак шул биеклекне алырсың.

Лаешның 2 нче мәктәбе укучылары Данила Транзалов, Дима Темляков һәм Егор Марисов әлегә стрит-райдингта яңа кешеләр. Вмх белән җитди мавыккан балалар бу төр турында күп кенә кызык нәрсәләр сөйләделәр. Велосипедта йөрүнең бу төрен үзләштерү теләге башта Егор Марисовта уяна. Ул интернетта бу экстремаль йөрү турында роликлар күрә һәм үз идеясен дусларына да җиткерә.

-Видеодагы малайлар эшләгәнне кабатлыйсы килде, - дип сөйли Егор. - Хәзер күпләр спорт белән мавыга. Мәсәлән, безгә футбол уйнау кызык түгел. Бәлки бу бик тә яхшы уендыр, әмма аны һәр кеше уйный. Спортның экстремаль төре нәрсә беләндер шөгыльләнәсе килгәндә шул хәлдән чыгу юлы ул, ә попса ошамый.

Ачыкланганча, "стритта" тизлек мөһим түгел, ә җитезлек һәм югалып калмау зур әһәмиятеә ия. Бу төрнең үзенчәлеге шунда, каршылыклар һәм трюкларны башкару һәр юлы төрле, ә ул аны бик тә матур итә. Велосипедта йөргәндә яхшы сакланудан файдалану мәҗбүри.

-Дөресен әйткәндә, саклану белән йөрү уңайлы түгел. Хәрәкәтләр чикләнә. Үзеңне ничектер кыен тотасың, - дип сүзне дәвам итә Данила. - Әмма аның белән йөрү кирәк, бу җитди имгәнүләрдән саклый.

Трюкларның иминлеге һәм аларны башкару катлаулылыгы райдер һәм велосипед арасында аерым мөнәсәбәтләр тудыра. Андагы кеше аның һәр деталенә ышанырга һәм аңларга, тоярга тиеш. Балаларның барысы һәр байкның үз характеры, җаны бар дигән фикер белән килешәләр.

-Мин үз велигымның "кәефе" булмавын тоям. Хәтта аны ачуланам да, - ди көлеп Дима. - Гомумән ул җанлы кебек. Әгәр трюк барып чыкса, аны мактыйм: "Булдырдың, без моны эшләдек!"

Райдер өчен велосипедның күренеше аеруча мөһим. Үсмерләр бу яктан үз байкларына җитди мөнәсәбәттә. Һәр йөргәннән соң сөртәләр, майлыйлар һәм детальләрен карыйлар, тырналган урыннарын буйыйлар, кибеттән алып булса да рамдагы саклык полосаларын үзләре тегәләр.

-Великның тышкы кыяфәте үзеңне күрсәтү ул дип уйлыйм мин. Анда барысы да идеаль булырга тиеш, башкалар да бәяләсен, үзеңә дә ошасын, - дип сүзне дәвам итә Данила. Уңышлы булсынга амулет сыйфатында күпләр фенечка эләләр. Менә миндә дә бар ул.

Кыш җитүне балалар моңсуланып көтәләр, чөнки аларның велосипедлары карда йөрү өчен билгеләнмәгән. Җәйгә кадәр аерылырга туры килә бит...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево ВМХ–стрит