Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

“Атлантида”га тиңнәр булмады

"Атлантида" ЧҖҖне яклаган шахматчылар безнең газета кубогына команда турнирында җиңделәр.

Бу юлы "Кама" спорт комплексының шахмат клубында үткән гадәттәге турнирның ачылуы берничә күңелле мизгел белән истә калды. Борынгы уенны яратучылар исеменнән шахмат ветераны Зөфәр Әхмәтҗанов клубка бирелгән бина өчен район җитәкчелегенә, шул исәптән яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә рәхмәт белдерде. "Мин Казанда яшәдем һәм башкалада дистәләрчә шахмат яратучы гади кешеләрнең менә болай очрашып, вакытны файдалы итеп уздыру мөмкинлеге булмавын раслый алам", - дип билгеләп үтте ул. Беренче разрядлы шахматчы Рафис Сафин район шахматчылары өчен рейтинг кертергә, ярышлар системасын тәртипкә салырга, разряд бирүне рәсмиләштерергә дигән тәкъдим кертте.

Команда турнирында түгәрәк системасы белән 7 команда уйнады: ветераннар, "Атлантида" ЧҖҖ, "Комплекс-52", ГО һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе, "Агрохимсервис" ААҖ, балалар йорты, Лаешның 2 нче мәктәбе командалары. Барлык уеннарда да "Атлантида" өчлеге (Артур Цагаев, Зәки Мингалиев, Рафис Сафин) ышандырырлык итеп уйнады һәм, 16 очко җыеп, "Камская новь" кубогын яулады. Икенче урынны, 2,5 очкога калышып, ветераннар командасы алды (Зөфәр Әхмәтҗанов, Фәрид Хәсәнов, Чыңгыз Рахманкулов). Өченче урында 9 очко белән "Комплекс-52" ирегетләре (Владимир Иншаков, Вил Шаһимәрдәнов, Павел Шипилов). "Агрохимсервис" вәкилләре дә шуның кадәр үк очко җыйды, әмма алар шәхси очрашуда элемтәчеләрдән калышты.

Шәхси беренчелек өчен блицтурнирда 12 дәгъвачы үзара өч төркемдә уйнады, аннан соң иң яхшы алтылык финалга чыгу өчен көрәште. Нәтиҗәдә ике йомгаклау бишминутлыгында З.Әхмәтҗанов яхшы уен күрсәтте. Ул В.Белашны һәм Э.Фаязовны (ЛТЭТ) җиңде һәм алар шул тәртиптә икенче һәм өченче урыннарны алдылар. Лаеш шахматчылары клубы рәисе узган елгы җиңүчене шәхси беренчелектә җиңде.

Редакция турнирны оештыруда ярдәмнәре өчен район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә рәхмәт белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шахматы турнир кубок