Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
спорт

Россия беренчелегендә Лаеш боксеры өчен җан атачакбыз

Лаеш гомумбелем мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Альберт Алексанин бокс буенча Идел буе Федераль округы беренчелегендә алтын медаль яулады. Альберт Алексанин архивыннан алган фото. 2004-2005 елларда туган (13-14 яшь) яшәсмерләрнең ИБФО беренчелеге Пермьда узды. Ярышлар катлаулы булды, чөнки көндәшләр бик көчле иде, - ди алтын медаль иясе. - Аеруча финалда очрашу...

Лаеш гомумбелем мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Альберт Алексанин бокс буенча Идел буе Федераль округы беренчелегендә алтын медаль яулады.

Альберт Алексанин архивыннан алган фото.

2004-2005 елларда туган (13-14 яшь) яшәсмерләрнең ИБФО беренчелеге Пермьда узды.

  • Ярышлар катлаулы булды, чөнки көндәшләр бик көчле иде, - ди алтын медаль иясе. - Аеруча финалда очрашу киеренке булды - Самарадан килгән көндәшем нык әзерләнгән булып чыкты. Мин очколар буенча җиңдем.

Бокс белән күптән шөгыльләнәсеңме дигән сорауга Альберт болай җавап бирде:

  • Беренче сыйныфтан башлап. Мин Араик Гельбертовичта гына шөгыльләнәм. Спортның бу төренә әтием алып килде. Әни дә каршы төшмәде.

Бу көннәрдә Альберт Анапа шәһәрендә үтәчәк Россия беренчелегенә әзерләнә. Лаеклы чыгыш ясар өчен көн саен күнегүләр ясарга йөри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев