Шахмат – зиһен өчен гимнастика
Шәхмат Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә популяр спорт төре. Бу борынгы уенны яратучылар Лаешта да шактый. Гаделлек өчен әле аны "зиһен өчен гимнастика" дип тә атыйлар. Рафис Сафин шәһәрдә шахмат хәрәкәте инициаторларының берсе. Чирек гасыр дәвамында ул төрле дәрәҗә ярышларда район һәм республика данын яклады. Каты авыру аны инвалид...
Шәхмат Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә популяр спорт төре. Бу борынгы уенны яратучылар Лаешта да шактый. Гаделлек өчен әле аны "зиһен өчен гимнастика" дип тә атыйлар.
Рафис Сафин шәһәрдә шахмат хәрәкәте инициаторларының берсе. Чирек гасыр дәвамында ул төрле дәрәҗә ярышларда район һәм республика данын яклады. Каты авыру аны инвалид коляскасына беркетә, әмма спортчы бирешми. Ул үзен яраткан шөгыленә багышлый, үзе белгәннәрне башкалар белән уртаклаша.
Менә хәзер дә мәктәп укучылары төркеме укуны төгәлләгән. Имтиханнар урынына балалар түгәрәк системасындагы ике турнирда көч сынашканнар.
Бишенче сыйныф укучысы Егор Алешин җиңүче булды. Герман Цагаев (5 сыйныф) һәм Полина Алешина (6 сыйныф) аннан азга гына калыштылар. Александр Алешин (3 сыйныф)та җиңүчеләр арасында. Яхшы уку яшь шахматчыларга өч циклга исәпләнгән материалны бер елда үзләштерү мөмкинлеге бирде.
Дөнья җәмәгатьчелеге 20 июньдә Шахмат көнен билгеләп үтә. Сез дә бу уенны үз итүчеләргә кушылыгыз.
Ринат Абдулов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев