Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Спорт

"Беренче коймак" төерле булмады Дзюдо буенча "Сукырлар спорты" Россия беренчелегендә балалар йортында тәрбияләнүчеләр Надя Мельникова (1995 елгы, 52 кг үлчәү авырлыгында) һәм Лиана Хәйруллина (1996 елгы, 57 кг) киеренке көрәштә икенче урыннар алдылар. Мәскәү астына ярышларга илебезнең төрле төбәкләреннән дзюдочылар җыелган иде. Сукырлар һәм начар күрүчеләр арасында Россиянең иң яхшы...

"Беренче коймак" төерле булмады

Дзюдо буенча "Сукырлар спорты" Россия беренчелегендә балалар йортында тәрбияләнүчеләр Надя Мельникова (1995 елгы, 52 кг үлчәү авырлыгында) һәм Лиана Хәйруллина (1996 елгы, 57 кг) киеренке көрәштә икенче урыннар алдылар.

Мәскәү астына ярышларга илебезнең төрле төбәкләреннән дзюдочылар җыелган иде. Сукырлар һәм начар күрүчеләр арасында Россиянең иң яхшы дзюдочылары исемен йөртү хокукы өчен 100 дән артык спортчы көрәште. Безнең кызлар мондый югары дәрәҗә ярышларга беренче тапкыр бардылар. Аларның тренеры Рөстәм Насыйбуллин билгеләп үткәнчә, аның тәрбияләнүчеләре сукырлар арасында дзюдо федерациясе президентында яхшы фикер калдырганнар.

Ярты очко җитмәде

ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы учреждениеләре өчен чыгыш ясаган Лаеш командасына министрлык Спартакиадасы кысаларында шахмат буенча зона ярышларында өченче булу өчен 0,5 очко җитмәде.

Чәршәмбе көнне ЛТЭТ спорт залында узган турнирда чистайлылар җиңде. Атабайлылар икенче, Алексеевскийдан күршеләр өченче булды. Безнең команда лидеры Эдуард Фаязов бер генә шәхси очрашуда да җиңелмәде. Шахмат такталары артында барлыгы 8 район вәкилләре очрашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт успехи

2
X