Столбище портына хәрби корабльләр армадасы керде
Татарстанда укучылар арасында судомодель спорты буенча ачык беренчелек старт алды. Ярышларда катнашучы 42 үсмергә 15 еннән 17 июньгә кадәр судноларның тизлегендә һәм хәрәкәтчәнлегендә көч сынашырга туры килде. Столбище республиканың алты муниципаль районыннан, Казан һәм Яр Чаллыдан командалар кабул итте. Ярышларның беренче этабында су асты көймәләре, хәрби һәм гражданнар судноларының сызымнарга...
Татарстанда укучылар арасында судомодель спорты буенча ачык беренчелек старт алды. Ярышларда катнашучы 42 үсмергә 15 еннән 17 июньгә кадәр судноларның тизлегендә һәм хәрәкәтчәнлегендә көч сынашырга туры килде.
Столбище республиканың алты муниципаль районыннан, Казан һәм Яр Чаллыдан командалар кабул итте. Ярышларның беренче этабында су асты көймәләре, хәрби һәм гражданнар судноларының сызымнарга туры килүенә стенд бәяләве һәм модельләрнең конструктив үзенчәлекләре буенча катнашучылардан сорашу булды. Ярышларның эксперты - судомодель спорты буенча беренче категорияле судья Валерий Рязанов.
Дүртенче сыйныф укучылары сигезенчеләр белән тигез ярышты. Бу спортка алар төрле юллар белән килгәннәр. Тимур Денщиков Казанның Авиатөзелеш районы мәктәптән тыш эшләр үзәгенең суднолар модельләштерү студиясен Интернет аша тапкан. Столбищедан Даниил Минченок атуны калдырып дусты Марсель Баһаутдинов белән килгән.
-Мөһиме, монда модельләрне үз кулларың бклән эшләү, - дип уртаклаша Яшел Үзән районының "Дельфин" яхт-клубы әгъзасы Илья Гордеев. - Радио белән идарә ителүче модельләргә ике-өч ай вакыт, ә хәрби корабль күчермәсенә якынча бер ел кирәк.
-Монда бик тә кызыклы. Бу елда мин күп яңа нәрсәләр белдем. Киләчәктә суднолар модельләштерү кирәк булыр дип уйлыйм, - дип сүзгә кушылдыСтолбище командасыннан Никита Евдокимов.
-Спорт тәртипкә, җыйнаклыкка өйрәтә. Сызымнар уку сызым дәресенә ярдәм итә, ә суднолар төезелеше тоташ физика- дип сөйли биш ел стажы булган спортчы Казанның "Адмирал" командасы вәкиле Дмитрий Денисов.
Күбесе төрле ярышларда шәхси һәм команда исәбендә призлар алучылар. Ярышта катнашкан бары ике кызның берсе Яшел Үзән районыннан Майя Җәләлетдинованың спортта җиңүләре бар. Балык Бистәсендә үткән ярышларда радио белән идарә ителүче модельләр узышында ул икенче һәм өченче урыннарны алган.
-Лаеш районында да призлы урынга өметләнәм, -диде елмаеп Майя.
Беренче көндә торпедо һәм сак катерлары, көймәләргә каршы корабльләр һәм эсминецлар, ракеталы крейсерлар һәм пассажир лайнерлары, йөк ташучы һәм елга трамвайлары модельләре ярышты. Аларга буеклардан торган чик үзәге аша туры курс белән үтәргә кирәк иде, бу катнашучыга 100 балл бирә. Әмма кайберләре борылып китте, коткаручыларга камышлардан чыгып аларны тотарга туры килде. Яшь тамашачылар моны кызыксынып күзәттеләр һәм чираттагы узышка кадәр дистанциядән чыгу траекториясен тикшерделәр.
Катнашучыларны радио белән идарә ителүче модельләр ярышы һәм төркемләп узышлар көтә. Бу хакта һәм беренчелек нәтиҗәләре турында киләсе язмалардан укырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев