Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Безгә мондый спорт бик кирәк

"Кама" спорт-сәламәтләндерү комплексының йөзү бассейнында үткән шимбәдә Ватанны саклаучылар көненә багышланган спорт бәйрәме булды.

Лаештан, Каипы, Пәрәү, Сокурыдан бу бәйрәм көнендә 50дән артык кеше стартка чыкты һәм пассив ялга караганда җиңүгә омтылу, яхшы кәефне өстен итте. Оештыручылар сүзләренчә, ярышларда спорт әзерлеге дәрәҗәсенә һәм яшькә бәйсез төстә теләге булган һәр кеше катнаша алды. Спорт мәктәбе укучылары иң активлар булды. Моны йөзү нәтиҗәләре дә раслады. 50 метрлы арада ирекле стиль белән һәм аркада йөзүдә Юля Ватагина, Наташа Маслова, Әмир Халитов һәм Адел Галимов үз яшь төркемнәрендә беренче урынны алдылар. Аларның иң яше, Аделгә 7 яшь. Ул әти-әнисен су юлында беренче уңышлары белән сөендерде. Яшь йөзүче турнирда җиңүне әтисе Камил Галимов белән бүлеште, ул улын яшьтән үк спортка тарта. Дөрес, йөзүчеләр ярышында өлкән Галимов үз төркемендә өченче урынны гына алды. Ә икенче яшь җиңүче - Әмир Халитов Пәрәүдән. Аның өчен бабасы җан атты: ул расписание буенча оныгын күнегүләргә йөртә.

Ветеран-йөзүчеләр арасында Сокурыдан җирле ветераннар советы рәисе Анна Колесниковага, күп спорт ярышларында актив катнашучы Лидия Грабалинага, Каипыдан педагогия хезмәте ветераннары ирле-хатынлы Макаровларга тиңнәр булмады. Йөз метрга йөзүдә хатын-кызлар арасында Валентина Грачева, ир-егетләр арасында күп төр диңгез спорты буенча спорт мастеры Илдар Баталов беренче булды.

Спорт бәйрәме җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү белән тәмамланды. Аларга медальләр, мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды. Ярышучыларга көч бирергә район башлыгы Михаил Афанасьев та килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт победители бассейн