Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
спорт

Яңа ел стартлары 2016

27 декабрьдә "Кама" спорт-сәламәтләндерү комплексында 2003-2009 елгы балаларны башлангыч әзерләү төркемнәре арасында мәктәп эчендә йөзү буенча «Новогодние старты 2016» ярышлары үтте. Ирекле стильдә һәм аркада йөзү буенча 25 м дистанцияләрендә, ирекле стильдә һәм аркада йөзү буенча 50 м дистанцияләрендә 54 спортчы катнашты. 25 м дистанциясендә тренер Гельм Е.В. тәрбияләнүчеләре Коровина...

27 декабрьдә "Кама" спорт-сәламәтләндерү комплексында 2003-2009 елгы балаларны башлангыч әзерләү төркемнәре арасында мәктәп эчендә йөзү буенча «Новогодние старты 2016» ярышлары үтте.
Ирекле стильдә һәм аркада йөзү буенча 25 м дистанцияләрендә, ирекле стильдә һәм аркада йөзү буенча 50 м дистанцияләрендә 54 спортчы катнашты. 25 м дистанциясендә тренер Гельм Е.В. тәрбияләнүчеләре Коровина Вера һәм Башкиров Петр иң яхшылары булды.
50 м дистанциясендә Чеканова Ксения (Гельм Е.В.), Хәйбуллин Эмиль (Садыйков Р.М.), Хәмидуллин Ильяс (Гельм Е.В.), Аверьянов Кирилл (Садыков Р.М.), Нуруллина Ралина (Гельм Е.В.) иң яхшылары иде.
2010 елгы Галиаскарова Ева (тренеры Гельм Е.В.), иң яшь катнашучы буларак, конкурстан тыш чыгыш ясады. Ул ирекле стильдә 25 м араны йөзеп үтте.
"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлегеннән иң яхшы спортчыларга бүләкләрне комплекслы балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе директоры Д.М.Гайнетдинов тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев