Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
спорт

Яңа турнирга нигез салынды

Хәерби урта мәктәбе педагогы Рөстәм Хәсәнов инициативасы буенча Вафин Әнвәр Кадыйр улы истәлегенә беренче шахмат турниры булды.

Фотоны Рөстәм Хәсәнов бирде

Әнвәр Вафин – Хәерби авылында туган, Лаеш районында җитәкче вазифалар биләгән һәм бик тә шахмат уйнарга яраткан. Еш кына призер да булган, шул исәптән “Камская новь” газетасы кубогынаүткән шахмат турнирларында да.

Вафин Әнвәр Кадыйр улы истәлегенә багышланган шахмат турнирында 6 команда катнашты: “Созвездие Ориона” ЧҖҖ предприятиесенән (Олероли), студентлар – Рөстәм Хәсәновның элекке укучылары һәм җирле мәктәпнең 3, 5, 6 һәм 7 сыйныф шахматчылары.

Ярышлар алдыннан район башлыгы Илдус Зарипов, ТР диңгезчеләр җыены рәисе Шәүкәт Сөнгатов, Әнвәр Вафинның энесе – Радик Вафин һәм турнирга килгән башка кунаклар Рөстәм Хәсәнов һәм мәктәп директоры Рузалия Хәмәтгалиева тырышлыгы белән берничә ел эшләп килгән мәктәпнең хәрби-диңгез флоты һәм хәрби дан музеенда булдылар.

Шахмат турнирында катнашучыларны сәламләп Илдус Зарипов барысына уңышлар теләде. Ул Лаеш районында физик культура һәм спортны үстерүгә зур өлеш кертүләре өчен Рөстәм Хәсәновка һәм Радик Вафинга рәхмәт белдерде. Аннан соң спортчылар үз урыннарын алдылар һәм шахмат көрәше башланды.

-Ярышлар түгәрәк системасы буенча үтте, - дип аңлатма бирде Рөстәм Садриевич. – Нәтиҗәдә “Олероли” командасы беренче урын алды, икенчедә – студентлар, 5 сыйныф укучылары өченче булдылар. Катнашучыларның барысына грамоталар һәм призлар тапшырдылар. “Вафин Р.К.” КФХ иганәче булды. Моннан тыш Әнвәр Вафинның туганнары шахмат турнирында катнашучылар өчен яңа ел бүләкләре һәм тәм-том табыны әзерләгәннәр.

Якшәмбе шактый күңелле мизгелләр алып килде. Кызыклы уен, яңа көндәшләр белән очрашу, бүләкләр, котлаулар – боларның барысы Әнвәр Вафин истәлегенә багышланган беренче шахмат турнирында катнашучыларның хәтерләрендә озак сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев