Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

НӘТИҖӘ КӨТЕЛГӘННӘН ЯХШЫ БУЛДЫ

Футбол буенча Казанда үткән ачык беренчелектә лаешлылар "Рубин"га җиңелеп үз төркемнәрендә икенче урынны алдылар.

Декабрь уртасыннан 8 гыйнварга кадәр Лаешның 2 нче мәктәбе һәм 1 нче гимназиясендә укучы 1998 елда туган футболчылар командасы финалга чыгу өчен көч сынашты. Балалар барлыгы алты тапкыр уйнады. Казан, Чувашия, Яшел Үзән һәм башка шәһәрләрнең махсуслашкан клублары белән көч сынашырга туры килде. Җиңүгә авырлык белән ирешелә, турнир атынчыкны хәтерләтә: бер команда алга чыга, соңрак икенчесе. Лаешлылар характер, ныклык, яхшы команда уены күрсәттеләр. Финалга чыгу юлында алар Чувашия чемпионы - Чебоксарның "Химик" командасы белән очраштылар. Бу каршылыкны үтә алмадылар. Шулай да, тренер Евгений Карсалов үзе өч ел өйрәткән спортчыларыннан канәгать. Абруйлы турнирда үз төркемнәрендә Лаеш спортчылары беренче тапкыр икенче урынны алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: футбол җинү