Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Полициядә чын ир-егетләр эшли

Вакыйга булган урыннан фотоны Мөдәррис Газизуллин бирде Лаеш районы ЮХИДИ хезмәткәрләре автоледига кар көртеннән чыгарга булышканнар.

Барысы 2019 елның 4 февралендә була. Яшь кыз Чистай ягыннан Казанга бара. Көтмәгәндә Саескан тавы – Шәле автоюлының 24 километрында аның машинасы читкә тарта. Санаулы секундлар эчендә җиңел машина юл читендә, ә төгәлрәге кар көртендә була. Кар әсирлегеннән мөстәкыйль чыгу омтылышлары нәтиҗәсез була. Бәлагә тарыган автоледи бәхетенә, бу вакытта ДПС хезмәткәрләре – полиция капитаны Мөдәррис Газизуллин һәм лейтенант Олег Сурулев патрульлек итә. Юл-патруль хезмәте инспекторлары кызны бәладә калдырмыйлар. Узып баручы юл техникасы ярдәмендә иномарканы машина юлына чыгаралар. “Рено Логан”ны йөртүче ДПС хезмәткәрләренә рәхмәт белдерә һәм юлын дәвам итә.

Бу чын ир-егетләр эше. Ә бит машина руле артына утырган һәм үзләрен текә дип санаучылар автоледи яныннан үтеп китәләр. Фәкать ДПС хезмәткәрләре намус кушканча эш итеп ярдәм күрсәтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы