Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Яшел Үзәндә “Вифлеем йолдызы утлары” балкыды

Үткән дүшәмбедә Яшел Үзәндә IV музыкаль "Вифлеем йолдызы утлары" раштуа фестивале булды. Аны Казан һәм Татарстан архиепискобы Анастасий катнашында Казан епархиясе оештырган.

Фестивальне Лаеш һәм Яшел Үзән районнарының дини җырлар ансамбле "Благовест" ачты. Ансамбль башкарган тантаналы җыр-дога "Аллаһ безнең белән" дип аталды. Горький исемендәге мәдәният йорты актлар залы Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан, Чувашия һәм Марий Эл республикаларыннан чакырылган кунаклар белән шыгрым тулы иде. Казан, Чаллы, Түбән Кама, Лаеш, Яшел Үзән коллективларының осталыгы беркемне дә битараф калдырмады. Ике сәгать вакыт бер тында үтте. Лаешлыларның тамашачылар төркеме фестивальгә баруны оештыручыларга рәхмәтләрен белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фестиваль раштуа