Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
яңалыклар

Гаризаларны “Мобиль сайлаучы» аша кабул итү

Бу технология теркәлү урынына карамастан, фактик урнашу урыны буенча тавыш бирү мөмкинлеге бирә.

Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирүен уздырган вакытта урнашу урыны буенча тавыш бирү турында гаризалар кабул итү бара.

Гаризалар күп функцияле үзәкләр (КФҮ) офисларында һәм территориаль комиссияләрдә кабул итү оештырылган. Шулай ук РФ Дәүләт хезмәтләре порталы сайтында да (Gosuslugi.ru) гаризалар бирергә мөмкин.

- "Мобиль сайлаучы" механизмы - инде үзен уңайлы тавыш бирү ысулы буларак таныткан билгеле технология, - дип аңлата Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ТР ҮСК) рәисе Андрей Кондратьев. – Татарстанда бу системаны беренче тапкыр 2018 елда Россия Президентын сайлауда сынап карадылар. Шулай ук ул 2019 елда республика Дәүләт Советына депутатларның төбәк сайлауларында да кулланылды. Технология пропискага бәйсез рәвештә граждан өчен уңайлы сайлау участогында тавыш бирергә мөмкинлек бирә. Әйтик, сайлаучы Казанда эшли, ә Әлмәттә теркәлгән. Тавыш бирүдә катнашу өчен аңа туган шәһәренә барырга кирәкми. Бары алдан үзен фактик урыны буенча теләсә нинди уңайлы ысул белән тавыш бирүдә катнашучылар исемлегенә кертү турында гариза бирергә кирәк.

Гаризаны, паспорт белән мөрәҗәгать итеп, КФҮнең якындагы офисында яки территориаль сайлау комиссиясендә (ТСК) бирергә мөмкин. Гаризаны дәүләт хезмәтләре федераль порталы (Gosuslugi.ru) аша бирергә мөмкин. Бу очракта кулланучыдан расланган исәп язмасы таләп ителә.

ТР ҮСКдә аңлатуларынча, гаризада граждан тавыш бирергә планлаштыра торган сайлау участогын күрсәтергә кирәк. Үзең өчен иң уңайлы участокны Татарстан ҮСК сайтының «Үз сайлау участогыңны тап» бүлегендә дә сайларга мөмкин. Гариза биргәннән соң, сайлаучыларның әлеге мәгълүматлары яңа участокка беркетеләчәк һәм бер үк вакытта даими теркәлү урыны буенча сайлаучылар исемлегеннән алыначак.

КФҮ, ТИК һәм Дәүләт хезмәтләре порталында сайлау участогын үзгәртү турында гаризалар бирү 21 июньгә кадәр дәвам итәчәк. 16 июньнән 21 июньгә кадәр гаризаны участок комиссияләрендә рәсмиләштерергә мөмкин. Гражданнарны шәхси кабул итү барлык санитар куркынычсызлык чараларын үтәп үткәрелә. Өстәмә уңайлылык өчен һәм гражданнарның КФҮләрдә җыелуын булдырмау максатларында, бөтен Татарстан буенча электрон чират рәсмиләштерү хезмәте эшли.

Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү 2020 елның 1 июленә билгеләнгән. 25 июньнән 30 июньгә кадәр тавыш бирү көненә кадәр тавыш бирү мөмкинлеге каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев