Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү чараларында катнашу өчен Татарстан районнарында яшәүчеләргә транспорт биреләчәк
ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхрәзиев хәбәр иткәнчә, татарстанлыларга һәм күрше төбәкләрдә яшәүчеләргә Болгар шәһәренә бару өчен транспорт биреләчәк, анда 21 майда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган төп чаралар узачак.
«Кешеләр бәйрәм мәйданчыкларына килә алсын өчен республикада һәм күрше субъектларда барлык уңайлы шартлар тудырылган. Шушы көннәрдә Татарстан Президенты җитәкчелегендә оештыру комитетының киңәйтелгән утырышы узды, анда кешеләрне китерү өчен транспорт, автобуслар, мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Татарстанда яшәүче һәр кешенең бу чарага бару мөмкинлеге булсын өчен», – дип йомгаклады Васил Шәйхрәзиев.
Фото: https://eco.rosuchebnik.ru/history/ekskursiya-v-istoriyu-drevney-bulgarii-respublika-tatarstan-spasskiy-rayon-gorod-bolgar-326027/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев