Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
яңалыклар

Лаеш районында өч браконьер тоткарланды

Транспорт полициясе хезмәткәрләре браконьерлык фактына юл куймадылар.

Мишә елгасы акваториясендә Яушыйк авылыннан ерак булмаган участокта 33 яшьлек ир ятьмә кулланып 3850 сумлык 10 балык тоткан. Су биология ресурсларына китерелгән зыянның гомуми суммасы 12100 сум тәшкил итә. РФ ҖКның 256 маддәсе 1 өлеше буенча “ Су биология ресурсларын законсыз табу (тоту)” җинаять эше кузгатылды, моның өчен ике елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.

Шул ук вакытта диярлек транспорт полицейскийлары балык тоту кагыйдәсен бозуның тагын бер очрагына тап булалар. Линия идарәсе хезмәткәрләре ике браконьерны ачыклыйлар, алар Татар Сараланыннан 10 чакрым читтә Идел елгасы акваториясендә ятьмә белән балык тотканнар. Алардан төрле төрдәге 13 балык алынган. Россия Федерациясе федераль балык запасларына килгән зыян 9950 сум дип бәяләнә. Балык һәм аны тоту коралы алынган.

Россия ЭЭМның Казан ЛУ сорау алу бүлеге РФ ҖКның 256 маддәсе 3 бүлеге (“Су биологик ресурсларны законсыз табу (тоту)”). Бу маддә буенча күздә тотылган иң зур җәза – 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Лаеш районында өч браконьер тоткарланды