Прокуратура аңлатма бирә
Әти-әниләрне җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр Балаларны яки карт әти-әниләреңне караган өчен акча түләмисеңме? Моның өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Россия Федерациясе Гаилә кодексы әти-әниләргә үзләренеңт балигъ булмаган, шулай ук эшкә сәләтсез балигъ балаларын карау бурычы йөкли. Әти-әниләр бу вазифадан балалары махсус учреждениелләргә урнаштырылып һәм тулы дәүләт тәэмин ителешендә булсалар да,хәтта әти-әни...
Әти-әниләрне җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр
Балаларны яки карт әти-әниләреңне караган өчен акча түләмисеңме? Моның өчен җинаять җаваплылыгы каралган.
Россия Федерациясе Гаилә кодексы әти-әниләргә үзләренеңт балигъ булмаган, шулай ук эшкә сәләтсез балигъ балаларын карау бурычы йөкли. Әти-әниләр бу вазифадан балалары махсус учреждениелләргә урнаштырылып һәм тулы дәүләт тәэмин ителешендә булсалар да,хәтта әти-әни хокукыннан мәрхүм ителсәләр дә азат ителмиләр. РФ Гаилә кодексында эшкә сәләтле балаларның ярдәмгә мохтаҗ эшкә сәләтсез әти-әниләрен карау вазифасы да билгеләнгән. Әгәр әти-әнинең берсе дәлилле сәбәсе булмаган килеш суд карарын яки нотариаль тәртиптә алимент түләү турындагы килешүне үтәмәгәндә аны административ җаваплылыкка тартырга була. Әгәр әти-әнинең берсе алимент түләүдән баш тартуны дәвам итә икән һәм аларны түләмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылса аны җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр.
Белешмә өчен: Бу җинаять өчен бер елга кадәр төзәтү эшләре, яки шул ук срокка мәҗбүри эшләр, яки өч айга кадәр кулга алу, яки бер елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза бирү каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев