Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
яңалыклар

Путин түләүләрен алганда нәрсә белергә кирәк

Россия Пенсия фонды Путин түләүләренә хокуклы ата-аналарда туган сорауларга җавап бирә.

Татарстанда 3 яшьтән алып 16 яшькәчә 435 700 бала 10 мең сум күләмендә акча алган.

Сораулар тумасын өчен, түләүләр алганда түбәндәгеләрне белергә кирәк:

1. Күпчелек гаиләләр түләү турында сорап дәүләт хезмәтләре Порталы аша мөрәҗәгать итте. Мондый мөрәҗәгатьнең өстенлеге шунда ки, гариза бирүче гаризаның статусын үзенең электрон кабинетында күзәтеп тора ала.

2. Әгәр гариза пенсия фондына шәхсән бирелгән икән, аны карау этабын ата-ана мөрәҗәгать иткән клиент хезмәте телефоны аша белергә мөмкин.

3. Түләүне бирүдән баш тарталар икән, ата-ана гариза каралганнан соң бер эш көне эчендә хәбәр ала.

4. Баш тартуның сәбәбе түбәндәгедән гыйбарәт булырга мөмкин: әгәр ата-аналар Россиядән читтә яшәсә; башка ил гражданнары булса; бала турында дөрес булмаган мәгълүматлар күрсәтелсә (ФИО, туган көн, СНИЛС, туганлык элемтәләре); ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән булсалар; ата-аналарның берсе шул ук балага кабат гариза биргән; элегрәк әлеге гариза буенча түләнгән булса.

5. Әгәр гаризаны опекун бирә икән яки балаларның туу турында таныклыгы чит илнеке булса, бер тапкыр бирелә торган түләү сорап, Пенсия фондының клиент хезмәтенә яки күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

6. Ата-аналарга ярдәм йөзеннән Пенсия фонды сайтында түләү турында кирәкле аңлатмалар һәм еш бирелә торган сорауларга җаваплар урнаштырылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Путин