Республикада урман культуралары утырту бара
Татарстанда «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын, һәм «Экология» милли проектын тормышка ашыру дәвам итә.
Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, республикада проект буенча 1266,2 гектар мәйданда урман культуралары утырту эшләре башкарылган.
«2022 елда Татарстанда ”Экология” милли проекты кысаларында 3,6 мең гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылачак, - дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов. - Җәйге һәм көзге чорда тагын бер төр эш башкарылачак, атап әйткәндә – урманны табигый торгызуга ярдәм итү. Урманнарны яңадан торгызуның әлеге ысулы туфрак өслеген минеральләштерү, табигый үсү һәм агачлар кискәндә үсентеләрне саклау юлы белән кыйммәтле токымнарның үсүен табигый яңарту өчен уңайлы шартлар булдыруны күздә тота».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев