Татарстан санлы тапшыруларга күчә
Киләсе ел башыннан Россия территориясендә дәүләт тарафыннан түләнгән аналог федераль каналлар тапшырулар туктатылуы турында сүзне дәвам итәбез (башы газетаның 5 октябрь санында).
Исегезгә төшерәбез, республикада санлы эфир телевизион тапшырулар челтәре (ЦЭТВ) бар кешегә мөмкин булган ике блоктан торган 20 гомумроссия телеканалы эфирын кабул итүне тәэмин итә. Безнең районда аларны күрсәтү Егорьево телевизион ретрансляторыннан, Казан һәм Биләр телеүзәкләреннән гамәлгә ашырыла. ЦЭТВның тоту зоналары һәм ретрансляторлар турында тулырак мәгълүматны Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре интерактив картасыннан бу сылтама белән карагыз: http://карта.ртрс.рф. Әмма урын рельефына карап кайбер торак пунктларда телепрограммаларны кабул итү сыйфаты начарлану ихтималы бар.
Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәре компаниясенең Татарстан Республикасы филиалы директоры Владимир Якимов “санга” күчүнең үзенчәлекләре турында сөйләде.
-Гражданнарга санлы телетапшыруларга күчүгә әзерлек зарурлыгы хакында мәгълүмат җиткерү максатында “РТРС” ФГУП 2018 елның җәеннән федераль каналлар белән берлектә аналог телесигналын махсус “А” литеры белән маркалый, ул “Беренче канал”, “Россия 1”, НТВ, “5 Канал”, “Рен-ТВ” һәм СТС телеканаллары аналог версияләре логотипларына өстәлә. Күрсәтелгән каналларның санлы версияләрендә литерлар юк.
Экранда “А” литеры булу тамашачының иске аналог телевизор каравын, яисә санлы сигнал кабул итүгә күчмәгән яңа телевизордан файдалануын аңлата.
Кызганычка каршы, бүгенге көндә бу күчүгә барысы да әзер түгел. Үзеннән үзе бер ТВда үзен башкага алыштырмый. Алай булмый. Республикада яшәүчеләргә якындагы ретрансляторның кайда булуын белү һәм үзегезнең телевизорның санлы сигналны кабул итүен тикшерү зарур. Бүгенге көндә барлык яңа телевизорлар аналог, шулай ук санлы сигналларны кабул итүгә көйләнгән. Аналогны гына кабул иткән “өлкән яшьтәге” телевизорлар өчен приставкалар сатыла. Урамдагы яки өйдәге антенна шуңа тоташтырыла. Приставка ярдәмендә ике блок телеканалларны да кабул итеп була.
Бүген теләүчеләрнең барысы диярлек телетапшыруларны санлы сыйфатта карый ала. Кемгәдер приставка алырга туры килә, ә кемнәрдер яңа телевизор алырга карар итәр. Барлык кызыксындырган сораулар белән районда яшәүчеләр 8(843)2-000-528 телефоны аша бушлай консультация ярдәме үзәгенә шалтырата алалар, андагы белгечләр санлы телевидение турындагы сорауларга җавап бирерләр, кабул итү җайланмасын дөрес сайларга һәм тоташтырырга кирәклеген аңлатырлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев