Традицияләр: Илдус Зарипов балалар йортында тәрбияләнүчеләрне Яңа ел белән котлады
Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов ел саен Яңа ел алдыннан хатыны белән Лаеш балалар йортында була.
Район башлыгының изге теләкләре һәм хатыны белән бергә балаларга тапшырган Яңа ел бүләкләре балалар йортында тәрбияләнүче 35 бала өчен җылы бәйрәм атмосферасы тудырды.
— Бу визит безнең өчен күркәм традициягә әверелде, — дип билгеләп үтте Илдус Зарипов. — Ел саен бирегә зур шатлык белән киләбез, балаларны бүләкләр белән сөендерергә һәм елның бу искиткеч вакытында аларга ярдәм итәргә телибез. Шулай ук балалар йорты директоры Рузалия Хәбибулла кызына һәм аның командасына хезмәтләре һәм балаларны кайгыртулары өчен тирән рәхмәтемне белдерәсем килә. Барлык балаларга да бәхет, сәламәтлек һәм Яңа елда уңышлар телим!
Балалар йортында тәрбияләнүчеләр әзерләгән концерттан соң фотосессия булды. Гомуми фотографиядә узып баручы елның бәхетле көннәренең берсе сурәтләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев