Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
яңалыклар

Хәйриячеләр Лаеш районы балаларына бүләкләр әзерләделәр

«Нәфис» хәйрия фондыннан бүләкләр МХОда һәлак булганннарның балаларына, мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүчеләргә һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга тапшырылды.

Яңа ел хәйрия акциясенә гомуми массасы 6,3 тонна булган 6000 татлы җыелма җибәрелде, дип хәбәр ителә. Җыелмага конфет, шоколад, мармелад, джем һәм башка тәм-томнар керә.

«Нәфис» фондының Яңа ел бүләкләре Татарстанның барлык районнарыннан махсус хәрби операциядә һәлак булган катнашучыларның балаларына тапшырыла. Шулай ук аз керемле һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдән, Лаеш, Балык Бистәсе, Мамадыш, Саба районнарыннан һәм Казаннан инвалид балаларга баллы җыелмалар биреләчәк. Бүләк җыелмалары балаларга бәйрәм чараларында тапшырыла яки өйләренә китерелә.

— Безнең өчен бәйрәмнең һәм Яңа ел кәефенең һәр балага килүе мөһим. Безнең бурыч — мохтаҗлар турында кайгырту, — дип сөйләде РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Нәфис» хәйрия фондын гамәлгә куючы Ирек Богуславский.

Хәйрия акциясе икенче ел рәттән уздырыла. Элегрәк, 2022 елда, татлы җыелмалар мобилизацияләнгән татарстанлыларның балаларына тапшырылган иде. Шулай ук фонд «Теләкләр елкасы» хәйрия акцияләрендә катнаша, шул исәптән ЛХР балалары өчен дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев