Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Кадастр палатасы урынга барып эшләр үткәрә

Күптәнге күршеләр арасында җир участоклары чикләре буенча бәхәс озакка сузыла. Еш кына барысы күрше җир кишәрлекләре арасында койма дөрес урнаштырылмаган дигән шиктән башлана. Бу бәхәстә хакыйкатьне ачыклауда белгеч кенә ярдәм итә ала, ул урынга бара.

Урында нокта кую – бу ызанлауның киресе дисәк тә була. Ягъни, бу чикләр координатын билгеләүче нокталар түгел, ә ЕГРНдагы координатлар буенча участокның борылу нокталарын билгеләү. Бу гамәлнең төп шарты -  җир участогы чикләре төгәл булырга тиеш, яки ызанлау кирәк. Мондый эш үткәрелгәч сезнең документларда булачак чик координатлары урында таяклар белән билгеләнә.

-Ноктаны урынга чыгару эшен сөйләшенгән мәйданлы һәм чикләре билгеле участок сатып алганда үткәрергә киңәш итәм. Алай эшләмәгәндә яңа участок урынына күршеләрдән суд дәгъвалары алырга мөмкинсез, - дип аңлатып үтә ТР кадастр палатасы бүлек начальнигы Руслан Нигъмәтуллин. – Ноктаны урынга чыгару участокта төзелеш эшләре башланганчы да кирәк, аның үз җиреңдә булуына ышану өчен. Участок урнашкан урынны табу өчен бер нинди контурлар яки коймалар булмаганда да аннан файдаланалар. Мәсәлән, япан кырда яңа ясалган җир кишәрлеген саталар. Гадәттә аларны ызан билгеләре белән тамгалыйлар. Әмма еш кына төрле сәбәпләр буенча алар юкка чыгалар һәм аларның чикләрен торгызу өчен чикне урынга барып ачыклыйлар.Эшнең бу төрен территорияләрнең аерым файдалану шартлары булган зоналарга эләккән участок чикләрен билгеләү өчен дә кулланалар, ә аларда хуҗалык һәм башка төр эшчәнлек алып бару чикләнгән булырга мөмкин.

Бу хезмәт өчен Татарстан Республикасы кадастр палатасына заказ бирергә була. Ноктаны урында ныгыту өчен бик тә төгәл геодезик җиһазлар файдаланыла, эшне тәҗрибәле, кадастр мөнәсәбәтләре өлкәсендә квалификацияле белгечләр башкара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы