Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Рафис Сафин йөзендә елмаю

Бу кешене районның иң яхшы шахматчысы буларак беләләр. 2018 елның гыйнварында аңа 65 яшь тулды.

Фото авторныкы һәм Рафис Сафин архивыннан

Хәзер Рафис Габделхакович әнисе Миннегөл Сафиевна белән яши. Газетабыз хәбәрчесе язмышлары гади булмаган бу кешеләр белән аралашып сөйләшү өчен аларның өйләренә барды.

Миннегөл Сафина үзе турында сөйли:

-Тумышым белән мин Кече Елгадан. Кама ярында яшәдек.Сусаклагычны тутыра башлагач безне Лаешка күчерделәр. Мин монда булачак ирем – озын буйлы, кара чәчле чибәр Габделхак белән таныштым. Аны монда Мари урман хуҗалыгыннан зур печән прессында эшләргә җибәргәннәр. Аның белән мин Мари АССРга киттем. Рафис, аннан соң Гөлсем һәм Илдус шунда тудылар. Ирем белән Пермь өлкәсенә, Кербат урман хуҗалыгына вербовать ителдек. Кечкенә кызыбыз Наилә шул якларда туды. Лаешка 1970 елда урман хуҗалыгы ябылгач кайттык.

Рафис Сафин:

-Аттестатны мин Кербатта алдым, Лаешта техникум тәмамладым, бухгалтер дипломы алдым. Читтән торып КДУның тарих факультетында укый башлагач, мине үзем бухгалтер булып эшләгән Сокурыдагы “Центральный” совхозының эштән азат комсомол секретаре итеп билгеләделәр. Аннан соң Лаештагы “Путь Ленина”га шул ук вазифага күчтем. Тарих факультетын тәмамлагач райкомның өченче секретаре Рәйсә Хәбибуллина миңа район крайны өйрәнү музее оештырырга тәкъдим итте. Аның өчен мин дүрт ел экспонатлар җыйдым. Музейны миннән соң ачтылар.

Хәбәрче:

-Димәк, Сез Лаеш ягы музее башында булгансыз?

Рафис Сафин:

-Шулай булып чыга инде. Тарих факультетында мине аспирантурага чакырдылар – минем диплом эшемнең 40%ы кандидатлыкка тарта иде. Аны Казанда яздым, өч ай материаллар өйрәнеп архивларда утырдым. Тема кызыклы иде – “1917 – 1921 елларда Лаеш өязендә Совет хакимияте урнашуда большевиклар партиясе роле”. Менә мин казындым... Рәйсә Абдулловна минем дипломны укып чыккач, аны район газетасында бастырырга киңәш итте. 1983-1984 еллар газета төпләмәсеннән укый аласыз. Сүз уңаеннан, бу дипломда шактый гыйбрәтле урыннар бар, мәсәлән, коммунистларның көмешкә кайнатуга каршы көрәше. Җирле активистлар төннәрен авыл буйлап йөриләр һәм көмешкә кайнатучыларны эзлиләр: кайсы мич торбасыннан  төтен  чыгуын карыйлар. Аспирантурада уку мине артык җәлеп итмәде, юриспруденциягә китәргә уйладым. Моңа үкенмим.Юрфакка укырга кергәч мине район авыл хуҗалыгы идарәсенә юрист итеп чакырдылар. Анда югары белем турында икенче диплом алганчы эшләдем. Үзгәртеп кору башланды, мин төзелеш кооперативы оештырдым һәм җитәкчелек иттем, әмма аннан Лаеш МСОга (хуҗалыкара төзелеш оешмасы-редакция искәрмәсе) китәргә туры килде. Анда МСО таралганчы җиде ел эшләдем. Сокуры совхозы директоры мине шунда ук юрист вазифасына чакырды. Ул елларда мин өч урында эшләдем, организм чыдамады: инсульт кичердем. Төнлә паралич сукты, аякларым йөрмәс булды. Бу хәл 2002 елда булды.

Хәбәрче:

-Рафис Габделхакович. Хәзер төп сорау: беренче тапкыр шахматны кайчан кулыгызга алдыгыз?

Рафис Сафин:

-Алтынчы сыйныфта. Үзлегемнән өйрәндем: күршеләрнең ничек уйнауларын күзәттем. Тиз арада мәктәп чемпионы булдым. “Костер” пионер журналында шахмат мәсьәләләре басыла иде. Аларны чишкән өчен миңа дүртенче разряд бирделәр. Лаеш районында язышу буенча шөгыльләнә башлагач өченче разряд алдым. Республика ярышларында район өчен уйнадым. Хәтеремдә әле, Казанга Рәшит Нәҗметдинов шахмат клубына турнирга бардым. Башта миңа игътибар да итмәделәр, минем яхшы уйнавымны соңрак аңладылар. Турнир нәтиҗәләре буенча икенчене узып миңа беренче разряд бирделәр. 1982 елда республика беренчелегендә икенче һәм өченче урыннар алдым, 1985 елда Волгоградта үткән турнирда Татарстан командасы составында Россия буенча дүртенче будым. Мәскәүдә язышу буенча уен өчен спорт мастерлыгына кандидат исеме бирделәр. Бар Союз белән языштым, хәтта Польшадан да яздылар – барысына җавап бирдем. Хәзер буш вакытымда өемдә шахмат уйнарга теләге булганнарны өйрәтәм.

Бу гаилә белән сөйләшкәннән соң мин алардан ниндидер яктылык чыгуын сиздем. Рафис Габделхаковичның эчкерсез елмаюы тормышны яратуы һәм төшенкелеккә бирелмәве аңа барлык тормыш сынауларын җиңәргә ярдәм итүен аңладым: ике югары белем алу, шахмат мастеры булу һәм Лаеш районы тарихына үз исемен язу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы