Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Бозучыларга 2шәр мең сум штраф салдылар

​​​​​​​Лаеш районы башкарма комитетында административ комиссиянең чираттагы утырышы булды.

Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура буенча урынбасары Иван Шитов җитәкчелегендә ул хокук бозулар турында ике беркетмә карап тикшерде.

Кече Кабан авылында яшәүчеләр коммуналь калдыклар җыю мәйданына киселгән агач ботаклары ташыганнар. Закон буенча каты калдыклар бункерлары алар өчен билгеләнмәгән. Җавап тотучылар чүп-чар ташлау мәсьәләләрендә хәбәрдар булып чыктылар. Ничек диләр әле, законнарны белмәү җаваплылыктан коткармый. Шуңа күрә тәртип бозучыларга 2 мең сум күләмендә штраф салынды.

Иван Шитов авылда яшәүчеләргә киләчәктә файдалану кагыйдәләре язылган яңа контейнер мәйданчыклары төзеләчәген хәбәр итте. Бәлки шул чакта районда тәртип бозучылар шактый кимер.

Төзекләндерүнең гомуми кагыйдәләрен бозган өчен комиссиядә Олы Кабанда яшәүче эшен карап тикшерделәр. Алар койманы муниципаль территориядә тотканнар (ул ташланган ерым булса да), шул гамәлләре белән күршеләре юлын япканнар. Бу эшнең асылына төшенмичә һәр кайсы үз гамәлен аклый – бозу күз алдында. Бу юлы да 2 мең сум штраф бирелде.

Шундый комиссияләрдә булгач, һәрчак гади кешеләр, районда яшәүчеләр, үз көнкүрешләрен җайга сала алмаганнар ягына басарга омтыласың. Әмма гаделлек өчен үзебезнең кешеләр арасында яшәвебезне истә тоту кирәк һәм без бергә яшәү кагыйдәләренә буйсынырга тиешбез. Алай булмаганда, безнең уртак йортыбызда тәртип һәм гармония булмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Бозучыларга 2шәр мең сум штраф салдылар