Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Әлфия Шәвәлиева: “Мин – бәхетле кеше”

Лаеш районы талантлы, эш сөючән, үз якларын яратучы кешеләргә бай. Державино китапханәсе китапханәчесе Әлфия Шәвәлиева шуларның берсе.

Фото Әлфия Шәвәлиеваның шәхси архивыннан

 

Безнең укучыларыбыз, сезгә Әлфия Илгизәровна белән әңгәмә тәкъдим итәбез, ул анда үзе турында һәм үз эше турында сөйли.

Мин Державино авылында тудым. Пәрәү урта мәктәбен тәмамладым һәм Лаеш авыл хуҗалыгы техникумына “Бухгалтерия” бүлегенә читтән торып укырга кердем. Укыдым да, шул ук вакытта Урта Девятово мәктәбендә пионервожатый булып эшләдем. Ә 1989 елда очраклы төстә Державино авыл китапханәсенә эшкә урнаштым. Пионервожатый булганда укытучы буласым килде. Әмма китап укучылар белән аралашып, алар белән чаралар үткәреп, укытучы һәм китапханәче һөнәрләренең үзара бәйлелеген аңладым. Шуңа күрә авыл китапханәсендә калдым, монда 30 елдан артык эшлим инде. Һәм һәрвакыт, һәр җирдә барысына горурланып мин – китапханәче дим. Үз һөнәремне бик яратам. Мин анда яшим, җаным, тәнем анда, өй эшләрен башкарганда да кичләрен эшем хакында уйлыйм. Иртәгә чараны ничек үткәрермен, үз укучыларымны ничек каршылармын, алар белән нәрсәләр турында сөйләшермен дип кат-кат уйлыйм. Зур җаваплы чаралар алдыннан мин һәрчак “куркыныч” төшләр күрәм: әле сценарийны югалтам, әле күзлегемне таба алмыйм...

Минем эш көнем, туган авылымдагы бар кешенеке кебек, иртән иртүк башлана. Өй эшләрен эшләгәч, мин горурланып эшкә барам. Таныш кешеләремне, балаларны, яшүсмерләрне, миңа кадерле булган өлкәннәрне очратам. Барысы белән исәнләшәм – мөгаен, бу авыл тормышының иң яхшы үзенчәлегедер. Син барысын беләсең, барысы сине белә. Минем эшем барлык вакыйгалар үзәгендә булуны күздә тота. Мин – авыл китапханәчесе. Мин китапханәдә бәхетле. Минем өчен китапханә – минем икенче өем. Җыйнак, чиста итеп җыештырылган, кызыклы һәм матур итеп ясалган күргәзмәләр, буяу исе килеп торган яңа китаплар һәм журналлар, безнең укучылар белән...

Бу минем һәм минем дусларым өчен яраткан урын. Безнең авыл китапханәсендә һәрчак эшлекле, әмма яхшы һәм күтәренке кәеф хөкем сөрә. Мин эштә катгый чикләүләр булмаган безнең коллективның бер кешесе. Без авылдагы барлык учреждениеләр – мәктәп, авыл мәдәният йорты һәм, әлбәттә, авыл җирлеге башкарма комитеты белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Уртак, тупланып  эшләмәгәндә, яхшы нәтиҗәгә ирешеп булмый. Мәгълүмат белән гаҗәпләндерергә, китап белән мавыктырырга, фантазияне уятырга теләп төрледән-төрле әдәби-музыкаль бәйрәмнәр, уеннар, бәйгеләр, тәкъдир итүләр үткәрәбез. Барлык бу чаралар күңел ачу өчен генә түгел, алар мәгърифәт характерында.

Китапханә ишекләре бар кеше өчен ачык, беренче, игелекле укучыларыбыз безнең китапханәгә килгән балалар ул.

Безнең һәрберебезнең – үз кече туган иле бар. Аны ярату, бу җирдә яәшүчеләрне ярату, үз ягың белән горурлану китапханә эшендә зур урын алып тора. Без үткәннәр белән кызыксынганда, үз тарихыбызны өйрәнгәндә буыннар элемтәсе өзелми. Менә шуңа күрә дә 90нчы еллар азагында китапханәдә зур булмаган крайны өйрәнү музее ясарга булдым. 1999 елда укучылар белән бергә бөртекләп экспонатлар җыя башладым. Үземнең әби, бабамда сакланган балчык кувшин аларның беренчесе булды. Авылда яшәгән һәр кеше музейга нәрсә булса да алып килде, үз күңел җылысын бирде, мин аларга рәхмәтлемен.

Державино авыл китапханәсе төрле дәрәҗә конкурсларда катнаша. Мәсәлән, 2013 елда Бөтенроссия “Читающая Россия” конкурсының “Уходящая натура” номинациясендә җиңүче булган. 2011 елда без “Яхшы китапханә” дип танылдык.  2021 елда Татарстан авыл җирлекләре арасында мин “Иң яхшы китапханәче” номинациясендә җиңү яуладым.

Яраткан эшем, тату коллектив, ә өйдә – яраткан гаиләм булу куандыра. Үземне бәхетле кеше дип саныйм, чөнки эшкә сөенеп барам, шулай ук сөенеп үз якыннарым янына өйгә кайтам.

Үземнән шуны өстисем килә, Әлфия Илгизәровна – Лаеш районы Державино авыл җирлеге депутаты. Абруйлы кеше, авылдашлары аның фикеренә колак салалар.

Халыкка бик тә якын булган Державино авыл китапханәсе иҗтимагый һәм авылның мәдәни тормыш үзәге булып тора. Ул китаплардан бушлай файдалану мөмкинлеге бирә, шул гамәле белән авылда яшәүчеләрнең ирекле мәгълүмат алуга конституция хокукын тәэмин итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Әлфия Шәвәлиева: “Мин – бәхетле кеше”