Актив һәм сәләтле балаларны хөрмәтләделәр
Район мәдәният йортындагы гүзәл чыршы үз утларын Лаеш районының талантлы балалары өчен кабызды. Яңа ел алдыннан Лаеш районының уңышларга ирешкән балаларын котладылар
Район башлыгы чыршысы укуда, спортта, иҗатта, иҗтимагый тормышта югары нәтиҗәләргә ирешкән балаларны бергә җыйды. «Сез — иң актив балалар, үз яшьтәшләрегез өчен үрнәк булдыгыз, — дип басым ясады бәйрәмдә Лаеш район башлыгы Илдус Зарипов. — Сез — районның киләчәге, аның перспективалы җитәкчеләре, инвестиция һәм социаль проектлар авторлары, безнең ышаныч һәм терәк. Барысы сездән, сезнең һәрчак беренче булырга теләвегездән тора — районда моның өчен барлык кирәкле шартлар булдырылган». Ул балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм аларның куелган максатларына ирешүләрен теләде.
Иң яхшы балалар коллективларна — иҗади берләшмәләргә, волонтерларга, спортчыларга — район башлыгы рәхмәтләрен, кыйммәтле бүләкләр һәм махсус бу датага пешерелгән зур «Наполеон» тортлары тапшырдылар. Быел зур уңышларга ирешкән укучылар, яхшыларның яхшылары акчалата сертификатларга булды.
Мәктәп балалары чыгышы кичәнең күңелле мизгеле булды. Балалар шигъри формада Илдус Фатыйх улына Лаеш районында укучылар өчен булдырылган шартларга — бу заманча, яхшы җиһазландырылган уку сыйныфлары, спорт комплекслары, китапханәләр, клублар һәм түгәрәкләр, мәктәптән тыш эшләр үзәкләре өчен рәхмәт әйттеләр. Мәктәп балалары район башлыгына да бүләкләр бирделәр.
Бер генә чыршы да Яңа ел геройлары — Кыш бабай һәм Кар кызыннан башка үтми. Бу юлы да алар үзләренең яшь дусларын котларга килгәннәр. Күп төрле уеннар, бәйгеләр үткәрделәр, бергә биеделәр һәм күңел ачтылар. Сәләтле балалар өчен иң зур бүләк Казанның билгеле «Прогульщики» кавер төркеме чыгышы булгандыр, мөгаен. Рок музыкантлар сәгатьтән артык чыгыш ясадылар. Барысы залда утырган килеш кушылып җырладылар һәм биеделәр. Егетләр заманча композицияләрләр, шулай ук 1990нчы еллар репертуарындагы җырларны башкардылар. Һәр чыгыш алкышларга күмелде. Яңа ел бүләге бик үзенчәлекле булды, малайлар һәм кызлар хәтерендә озак сакланыр.
Якынлашып килүче Яңа ел белән!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев