Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Гомер буе сайлаган һөнәренә тугры

Искиткеч педагог Гөлнур Нурисламовна Хөсәенова юбилеен билгеләп үтте

Гөлнур Нурисламовна елның иң матур фасылларының берсе — июнь аенда Сингел авылында Нурислам һәм Нәзирә Садыйковлар гаиләсендә олы бала булып дөньяга килә. Кечкенәдән хезмәт яратып, энесенә таяныч булып үсә. Казан педагогия институтын яхшы билгеләренә генә тәмамлаганнан соң гомере буе үзе сайлаган һөнәренә тугры булып кала. Укытучылар династиясе вәкиле Сингел урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирә, күп елллар укыту эшләре буенча директор урынбасары, шулай ук директор вазифасын башкара, югары квалификацияле укытучы. Ул бүгенгесе көндә дә Рождествено урта мәктәбендә хезмәт итә. Туган ягы табигатенең матурлыгына сокланып үскәнгәме, Гөлнур апа күңеле белән бар кешегә дә яхшылык кына теләп, бөтен гомерен мәктәптә белем бирүгә багышлаган шәхес. Аның уңышларының сере-үз фәнен чын күңеле белән яратуы, балалар белән үзара дөрес мөнәсәбәт урнаштыру осталыгына ия булуыдыр, минемчә. Ул яңа педагогик технологияләр һәм алымнар кулланып эшли белә торган, сәләтле, тырыш педагог. Укытучы иҗади эшли, яңа идеяләр эзләве, белем һәм тәрбия бирүгә карата замана таләпләрен төгәл, тиешле вакытта үтәве белән аерылып тора. Аның укучылары район, ресублика конкурсларында һәм олимпиадаларда даими катнашалар, алдынгы урыннар яулыйлар.
Үз-үзенә һәм башкаларга карата таләпчәнлек, тырышлык, шәхси вакыт белән исәпләшмәү, бар нәрсәдән хәбәрдарлык-болар аның холкының берничә сыйфаты гына. Ул тәҗрибәле киңәшче буларак яшьләргә ышанычлы терәк, аны хезмәттәшләре, әти-әниләр, укучылары хөрмәт итә.
Гөлнур Нурислам кызының тырышлыгы юкка китмәгән-Татарстан Мәгариф министрлыгы, район мәгариф бүлеге тарафыннан бирелгән күпсанлы Мактау грамоталары әнә шул хакта сөйли.
Гаилә тормышында да бәхетле Гөлнур апа. Озак еллар Фәрит абый белән тыныч кына гомер кичерәләр, бар кеше сокланырлык күркәм гаилә алар. Гөлнур апа ике бала тәрбияләп үстергән әни. Гөлнур Нурислам кызы балалары өчен куанып яши, алар белән горурлана. Гаиләләрендәге һәркем аның кайгыртуын, ярдәмен тоеп, киңәшен ишетеп яши, һәркем аны хөрмәт итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рождествено юбилей Лаеш районы укытучы лаешта реклама Гаилә елы