Лаеш районында гуманитар ярдәм җыю дәвам итә
Шушы көннәрдә Лаештан сугышчыларга чираттагы гуманитар йөк җибәреләчәк.
Тиздән кыш һәм безнең егетләргә җылы әйберләр, йон оекбашлар, техник һәм җылы перчаткалар, термобелье, башлыклар, кимерүчеләргә каршы чаралар (куркыткычлар), шырпылар, Нефопам-шприцлар һәм 90*90 зурлыктагы канны туктатучы губкалар кирәк.
Җыю 13 ноябрьгә кадәр үткәрелә. Яхшы эшкә кушылырга теләүчеләр гуманитар ярдәмне Первомайская урамы, 39 адресы буенча урнашкан Лаеш районы Советына яки авыл җирлеге администрациясенә алып килә алалар.
Шулай ук акчаларны Лаеш районының «безнекеләргә ярдәм» хәйрия фондына җибәрергә мөмкин.
Ак Барс Фонды картасы 2200 5310 0039 4237
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев