Лаешта «Җиңү тесты» яздылар
Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов исемендәге 2 нче Лаеш мәктәбе базасында ел саен үткәрелә торган акциядә 50 дән артык кеше катнашты.
Катнашучылар мәктәпнең беренче катындагы ике кабинетта урнаштылар.
— Сезнең һәркайсыгыз бүген үз белемнәрен сынап карарга һәм Бөек Ватан сугышы тарихы буенча иң масштаблы акциядә катнашырга килде, — дип мөрәҗәгать итте Җиңү тестында катнашучыларга Лаешның 2 нче мәктәбенең тарих укытучысы Елена Яковлева. — Тестлар 1941-1945 еллардагы сугыш вакыйгалары турындагы белемнәрен тикшерергә һәм яңа фактлар алуга этәргеч бирер дип өметләнәбез.
Чараның инициаторлары булып Россия Федерациясе хакимиятенең закон чыгару органнары каршындагы яшьләр парламентлары тора. Тестның соңгы варианты Россия хәрби-тарихи җәмгыяте катнашында эшләнгән.
Быел БВС тарихы тестында тагын бер катлаулылык дәрәҗәсе барлыкка килде. Хәзер алар ике: төп һәм профильле. Алар төрле белем катламнарына исәпләнгән.
— Акциядә ел саен безнең укытучы-коллегаларыбыз, шулай ук җәмәгатьчелек вәкилләре, мәктәпнең яшь армиячеләре дә актив катнаша. Алар тест сорауларына бик игътибарлы һәм җаваплы карыйлар һәм яхшы нәтиҗәләр бирәләр, — дип сөйләде тарих укытучысы. — Бүгенге балалар халкыбыз кичергән бу авыр һәм катлаулы сугыш турында онытмаска тиеш. Без аларның Бөек Ватан сугышы геройларын һәм герой-шәһәрләрне белүләрен, безнең солдатларның батырлыклары турында фильмнар карауларын, ул вакыттагы коралларның төрләре, модельләре һәм, шулай ук, тарихи әдәбият белән кызыксынуларын телибез.
Тесттагы 40 сорауның һәрберсенә дүрт җавап варианты каралган. Тәкъдим ителгәннәрдән бер генә җавап дөрес. Һәр дөрес җавап өчен бер балл бирелә. Язуга 40 минут бирелә, шуннан соң катнашучыларның барлык бланклары тикшерү өчен җыела.
Елена Александровна аңлатуынча, биремне коллектив рәвештә, теләсә нинди чит ярдәм белән яки башка тышкы мәгълүмат чыганакларын (шул исәптән мобиль элемтәне) кулланып башкарган очракта, катнашучылар һәм аларның эшләре гамәлдән чыгарылачак.
Тест нәтиҗәләрен волонтерлар ясаячак. Идентификацион номерлар буенча нәтиҗәләр мәктәп фойесында урнаштырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев