Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Рамазан Мөхәммәтҗанов Россия спорт мастеры булды

Имәнкискәдә туган егеткә «Россиянең спорт мастеры» таныклыгы тапшырылды.

Фото Рамазан Мөхәммәтҗановның шәхси архивыннан.

Без аның әнисе Гөлнара Мансур кызыннан, югары спорт нәтиҗәләренә ирешкән, улы турында сөйләвен сорадык.

-Рамазан 2000 елның 22 декабрендә Имәнкискә авылында туды. Кечкенәдән әтисенә карап көрәш белән кызыксынды, ә әтисе һәр ел Имәнкискә Сабантуенда баш батыр калды, 2017 елга кадәр абсолют җиңүче булды.

2018 елдан Рамазан әтисе юлын дәвам итә, һәм хәзер ул Имәнкискәдә генә түгел, Татарстанның башка авылларында һәм районнарында да «абсолют җиңүче» исемен ала.

Югары сыйныфларда физкультура укытучысы Мөссәлим Зияутдинов җитәкчелегендә ул көрәш техникасын өйрәнә башлый.

2016 елда А. П. Обыденнов исемендәге Казан автотранспорт техникумына укырга керә, анда тренер Җәүдәт Хөсәенов җитәкчелегендә көрәш белән ныклап шөгыльләнә башлады.

2023 елда Санкт-Петербург шәһәренең — Квалификация күтәрү һәм яңадан һөнәри әзерләү институтын тәмамлап «Укытучы, физик культура инструкторы» квалификациясе алды.

Минем улым иң югары дәрәҗәдәге күп ярышларда катнашты һәм аларда җиңүче булды. Моңа аның үз-үзенә ышануы, катлаулы күнегүләре һәм зур тырышлыгы ярдәм итә.

Менә аның кайбер казанышларын санап үтәм. 2021 елның маенда — 2000-2002 елларда юниорлар арасында Татарстан Республикасы чемпионы, ә августта — Бөтенроссия милли һәм Олимпия уеннарына кермәгән спорт төрләре фестивалендә җиңде.2022 елның маенда — Марат Оспанов истәлегенә багышланган Халыкара турнирда беренче урын алды. Ә ноябрь азагында улыма «Россия спорт мастеры» исеме бирелү турында таныклык тапшырдылар.

Безнең газетасы редакциясе Рамазан Мөхәммәтҗановны югары исем алуы белән котлый һәм аңа спортта яңадан яңа җиңүләр тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Лаеш спортчылары