Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Татарстан мөселманнары идарәсе пленумы

«Идел» яшьләр үзәгендә Татарстан Республикасы имам-мөхтәсибләре һәм казыйлар (мөселман судьялары — ред. иск.) өчен белемне күтәрү курслары старт алды.

Ике көнлек укуларда катнашу өчен республиканың барлык районнарыннан мөхтәсибләр һәм аларның ярдәмчеләре, шулай ук казыйлар җыелды.

Дәресләрне шәригать фәннәре докторы, профессор Хисаметдин Мөхәммәт Салих Фарфур әл-Кадрийя әл-Хәсәни үткәрде.

Татарстан Республикасы имам-мөхтәсибләре һәм казыйлар өчен оештырылган белемнәрне күтәрү курсы ТР Мөселманнарының диния нәзарәте пленумы утырышы белән тәмамланды. Аның эшендә республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасарлары, бар республиканың имам-мөхтәсибләре, аларның ярдәмчеләре һәм эшчәнлекнең барлык юнәлеш җитәкчеләре катнашты.

 

Якынлашып килүче 2024 елны ТР Мөселманнары диния нәзарәте Гаилә елы һәм хәләл тормыш рәвеше дип игълан итү турында карар кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы «Идел» яшьләр үзәге Татарстан мөселманнары идарәсе пленумы