Тоталь диктантка 20 яшь
Советлар Союзы Герое Б. К. Кузнецов исемендәге Лаешның 2 нче мәктәбе мәйданчыгында мәктәп укучылары Тоталь диктант яздылар.
Кураторлары — рус теле һәм әдәбияты укытучысы Анна Аптралова булды.
— Сезнең грамоталылыгыгызны тикшерү өчен, «Тоталь диктант» та катнашуыгызга шатмын. 2024 елда әлеге акциягә 20 ел тула, һәм без сезне бу бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз! Проект сайтында көн буе марафон бара, аның барышында диктантны онлайн язарга һәм рус теле турында күп яңалыклар белергә мөмкин, — дип мөрәҗәгать итте мәктәп укучыларына Анна Валентиновна.
Беренче акция 2004 елның 11 мартында Новосибирск дәүләт университеты аудиториясендә оештырыла. Ике дистә ел эчендә диктант чын мәгънәсендә тоталь булып китте, галәмнең барлык почмакларына үтеп керде, һәм моны балалар презентация ролигында күрделәр.
Тоталь диктант иҗтимагый проект. Акция өстендә бөтен дөнья буенча волонтерлар эшли. Акцияне уздырырга партнерлар — безнең кыйммәтләрне уртаклашкан компанияләр ярдәм итә, — дип өстәде чараның кураторы.
2024 елда Тоталь диктант Президент грантлары Фонды ярдәме белән уза. Проектның рәсми социаль челтәре — ВКонтакте, анда 20 апрельдә барлык теләүчеләр онлайн-марафонга VK видеода кушыла алды. Ә «бик яхшы» бәя алган акциядә катнашучылар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев