Кама ягы

Лаеш шәһәре

Рус Тат
җәмгыять

Татар Янтыгыннан Мингали батырлыгы

​​​​​​​Мингали Хәлиуллин фронт командующие Ватутинны һәм фронт Хәрби Советы әгъзасы Крайнюковны коткарган.

Еллар уза, Бөек Ватан сугышында катнашучылар  саны да кими. Сугышның йомгаклары турында бәхәсләр әлегә кадәр тынмый. Аның тарихын үзгәртергә теләүчеләр шактый, совет халкы җиңүен үзләренә алырга теләүчеләр дә юк түгел. Шуңа күрә үсеп килүче буынга якташларыбыз батырлыклары турында сөйләү мөһим. Крайны өйрәнүче, тарих укытучысы Зөфәр Шәйхетдинов шушы изге эш белән шөгыльләнә.

Бөек Ватан сугышы бара. Илебез һәр көн Батырлар исеме белән таныша. Алар күп, бик күп була. Алар арасында Лаеш һәм Столбище районнарыннан чакырылганнар да була. Алар илебезнең героик тарихына исемнәрен алтын хәрефләр белән язалар. Бөек Ватан сугышы елларында Лаеш һәм Столбище районнарыннан чакырылган, орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән  биш мең сугышчының бүген исеме билгеле. 60тан артык якташыбыз Кызыл Байрак орденына лаек булган. Советлар Союзы Герое исеменә 16 кеше тәкъдим ителгән, әмма ул исем дүртесенә генә бирелгән:  Степан Козлов, Иван Матвеев, Алексей Малышев, Александр Сергеев.

Пәрәүдән Әхмәтҗанов Г.А., Чирпыдан Гаршунов Е.И., Түбән Кармачидан Ковалев Я.В., Лаештан Кононов М.П., Олы Отардан Лебедков Г.Н., Мысыдан Пылаев А.Н., Мансуроводан Сарпов Г.И., Столбище РВКдан чакырылган Трофимов А.А., Комлы Ковалидан Фролов К.М., Лаеш РВКдан алынган Фәизов Г.Ш., Атабайдан Хәлиуллин Х.Х., Куюкидан Шитков И.П. Герой исеменә лаек батырлыклар кылганнар. Аларның барысы орденнар белән бүләкләнгән.

Татар Янтыгыннан Мингали Хәлиуллин Беренче Украина фронты штаб сагы ротасында була. 1944 елның февралендә фронт командующие Ватутин һәм фронт Хәрби Советы әгъзасы Крайнюковны озатканда Мингали икенче машинада була. Фронт командующие генерал Черняховский булган 60нчы армия урнашкан урынга бара. 19.00 сәгатьләр тирәсендә Ровен өлкәсе Острож районы Милятин авылына кергәндә машинага пулеметтан аталар, утка тотучылар 100 кеше составында украин националистлары бандасы була. Командующий машинасы туктап калгач, ул һәм фронтның Хәрби Советы вәкиле икенче машинага утыралар. Шул вакытта ефрейтор Хәлиуллин бандитларга автоматтан ут ача. Машина имин урынга киткәнче ул төркемне утка тота, аларны урыннарыннан җибәрми. Автоматының барлык патроны беткәч кенә пистолеттан ата-ата якташыбыз яшеренә. Шулай итеп Мингали командующий һәм фронт Хәрби Советы әгъзасы гомерен саклап кала. Кызганычка каршы, армия генералы Ватутин бу атыш вакытында яралана һәм алган яралардан госпитальдә һәлак була. 1944 елның 9 мартында фронт Хәрби Советы ефрейтор Хәлиуллинны Кызыл Байрак ордены белән бүләкли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Татар Янтыгыннан Мингали батырлыгы